Әгәр сезне акциядә туктатсалар яки кулга алынсагыз, тиздән сез Россия суд системасы белән якыннанрак танышырсыз. Яхшы нәрсә көтмәгез: аклану мөмкинлеге бик түбән. Ләкин бу суд игтибарсыз калырга тиеш дигән сүз түгел. Сезнең өчен зыянны киметергә һәм җиңәргә тырышу файдалы.
Без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз — судта юридик ярдәм өчен гариза калдырыгыз. Кызганычка каршы, адвокатлар җитми. Әгәр яклаучы бирә алмасак, бу инструкция сезгә административ процесста үзегезне якларга ярдәм итәчәк.
Бу инструкция административ хокук бозу эшләре өчен.
Суд турында миңа ничек хәбәр итәчәкләр
Сезгә повестка яки извещение аша хәбәр ителергә тиеш. Документның исеме мөһим түгел — гадилек өчен без алга таба «повестка» терминын кулланачакбыз.
Повесткада күрсәтелергә тиешле информация: кем чакырыла, кайсы судка, утырыш көне һәм вакыты, эш номеры.
Повестка түбәндәге формада була ала:
- Хәбәрләр белән теркәлгән хат (Уведомлениеле заказ хат) формасында. Хат сезнең почтага килеп җитә, аны җиде көн эчендә почта бүлегеннән алырга кирәк. Хатны алмасагыз да, сез хәбәр ителгән булып саналасыз.
- Телеграмма формасында. Сезнең кулга расписка аша тапшырыла, ул распискада телеграмма бирелү көнен һәм урынын язалар.
- СМС формасында. Сез ул СМС-хәбәрнамәгә кул куеп килешкән булсагыз гына, аны сезгә җибәрергә мөмкиннәр. Беркетмәдә телефон номерыгызны язган булсагыз гына түгел, ә нәкъ менә язма килешүегезне биргән булсагыз.
- Телефон аша. Суд секретаре сезгә шалтыратып тыңлау көнен һәм вакытын әйтә. Әгәр дә сез телефон номерыгызны процессуаль документларда яки беркетмәдә калдырмаган булсагыз, болай хәбәр итү дөрес түгел. Әгәр трубканы алмасагыз, хәбәр ителгән булып саналмыйсыз. Телефонограмма дөрес язылган булырга тиеш — анда сезнең телефон номерыгыз күрсәтелүе шарт. Кире очракта, хәбәр итү дөрес түгел дип санала.
- Госуслуги аша хәбәрнамә формасында. Бу бик сирәк була, ләкин анда да килергә мөмкин. Әгәр дә хәбәр килгәннән соң 15 көн эчендә үзегезнең аккаунтка керсәгез, сез хәбәр ителгән булып саналырга мөмкин (хәтта хәбәрне ачмаган булсагыз да). Әгәр дә үз аккаунтыгызга кермәгән булсагыз, сезгә бүтәнчә хәбәр ителергә тиеш.
Повестка теркәлү урынына яки сез язмача хәбәр итүне сораган бүтән адреска җибәрелә.
Повестка полициядән түгел, судтан килергә тиеш (КоАПның 29.4 статьясы, 25.15 статьясы). Полиция бүлегендә имзаланган «Судка килергә тиешлек» язуы юридик көчкә ия түгел, хәтта суд көне һәм вакыты куелган булса да.
Ләкин, соңгы вакытта судлар еш кына полициядә имзаланган «килергә тиешлек» дигән документны тиешле хәбәр итү дип саналар. Күп очракта, суд тоткарланганнан соң икенче көнне үтсә. Әгәр дә сез мондый документка кул куйган икәнсез һәм үз яклавыгызны актив алып бармакчы буласыз, повестка килмәгән булса да, билгеләнгән көнне судка килү яхшырак.
Сезгә әзерләнергә мөмкинлек бирер өчен, суд турында хәбәрнамә алдан килергә тиеш. Шуңа күрә:
- Әгәр сезгә почта аша гына хәбәр ителгән булса, суд утырышы суд хәбәрнамәсен саклау вакыты беткәнче башлана алмый (хәбәрнамә килгәннән башлап 7 көн).
- Суд көнендә җибәрелгән хәбәрнамә тиешле түгел дип санала. Бер тәүлектән әзрәк вакыт калгач җибәрелгән хәбәр турында шуны ук әйтергә мөмкин.
- Әгәр хәбәр шимбә көнне бирелгән, ә тыңлау дүшәмбе көнне булса, хәбәрнамә шулай ук вакытында бирелмәгән дип санала.
- Соңга калган хәбәр итү — шикаять итү өчен нигез, ләкин сез утырышка килмәсәгез генә. Әгәр сез судка килсәгез, бу нигездә шикаятьнең уңышлы булу мөмкинлеге аз (суд утырышны кичектерү үтенеченезне кире каккан булса гына).
Хәбәр итмәсәләр нишләргә
Повестка тыңлау көненнән соңрак килүгә яки бөтенләй килеп җитмәүгә әзер булыгыз.
Югарыда әйтелгәнчә, сезгә тиешле рәвештә хәбәр бирелмәсә һәм эш сездән башка каралса, бу апелляциядә шикаять итү өчен ныклы нигез.
Сез судның көнен һәм вакытын үзегез белергә тырыша аласыз — әмма моны эшләргә тиеш түгелсез. Хәбәр итүне суд башкарырга тиеш. Ләкин, суд теркәлгән адрес буенча хәбәр итә — анда яшәмәсәгез, сез судның көнен һәм вакытын үзегез белергә тиешсез.
Суд көнен һәм вакытын ничек белергә
Башта сезнең эшегезне кайсы суд караячагын ачыклагыз. Протест чараларында кулга алынган кешенең эше полиция бүлегенә иң якын судка тапшырыла. Мәскәүдәге юрисдикцияне монда табып була, ләкин сезнең эшне кайсы суд кабул иткәнен полиция бүлегеннән өйрәнү яхшырак. Мондый мәгълүматны дежур бүлеге бирә ала, яки сезне канцеляриягә яки административ законнар инспекциясенә җибәрәчәкләр.
Сез шулай ук эшегезне карау көнен һәм вакытын Мәскәү шәһәр суды сайтында (Мәскәүдә кулга алынган булсагыз) яки Россиянең башка шәһәрләрендә суд сайтында тикшерә аласыз. Күп кенә сайтлардагы мәгълүмат әкрен яңартыла яки бөтенләй яңартылмый — моны исәпкә алыгыз.
Әгәр белеп булмаса, телефоннан шалтыратырга туры киләчәк. Күпчелек судларда суд эше бүлеге яки административ хокук бозу канцеляриясе юк, һәм бу сораулар белән җинаять эшләрен карау бүлеге шөгыльләнә. Шуңа җинаять эшләре бүлегенә шалтыратыгыз.
Нәрсәне сорап белергә кирәк:
- Сезнең эш кабул ителгәнме. Моның өчен исемегезне, беркетмә төзелгән көнне һәм сез гаепләнгән статьяны белү җитә (мәсәлән, Административ кодексның 20.2 статьясы).
- Бу эш кайсы судьяга билгеләнде, утырыш билгеләнгән көн һәм вакыт — шуны сорарга тиешсез.
Судның контактларын аларның сайтларында карарга кирәк.
Эш судка килгән көн һәм эшне карау вакытын куйган арада берничә көн яки атна үтәргә мөмкин. Бу очракта кабат телефоннан шалтыратыгыз. Сез шулай ук канцеляриядә сезнең эшегезне караучы судья ярдәмчесенең телефон номерын алып, аңардан суд вакытын сорый аласыз.
Бу әле бөтен түгел! Суд утырышының кайсы вакытка билгеләнгәнен белсәгез һәм судка килсәгез дә, алар сезгә дөрес булмаган мәгълүмат бирергә һәм сезнең эшегез бүген каралмый дип әйтергә мөмкин. Судта ярдәмчедән яки дежур судьядан судка килүегез турында белешмә сорагыз — эштә яки институтта сорыйлар дияргә мөмкин. Шул рәвешле сезнең судта булу вакыты язмачамкүрсәтелгән булачак. Әгәр дә сездән башка эш каралса, бу документ сезгә апелляциядә җиңәргә ярдәм итәчәк.
Куркыныч булып тоеламы? Куркырга кирәкми — без мөмкин булган барлык очракларны яздык, практикада җиңелрәк булачак.
Утырышка килә алмасам нишләргә?
Без кулга алыну каралмаган статьялар буенча судка барырга киңәш итәбез. Ләкин андый мөмкинлек булмаса, сез моны эшли аласыз:
- яклаучыны чакырыгыз. Без сезгә адвокат белән булышырга тырышырбыз — гариза калдырыгыз. Сез шулай ук үзегезгә яклаучыны туганнар һәм дусларыгыз арасында таба аласыз. Административ хокук бозу эшләрендә яклаучының юридик белеме булу таләп ителми (ст. 25.5 КоАП). Әгәр дә сезне яклаган кеше адвокат түгел, яклаучыга нотариустан ышаныч кәгазе алырга кирәк. Гадәттә мең сум чамасы тора. Нотариуска паспортыгызны, яклаучыгызның паспорт мәгълүматын бирергә һәм бу кешегә суд өчен тулы ышаныч кәгазе бирергә теләвегезне әйтергә кирәк.
- үзеңне ерактан торып якларга. Моның өчен сезгә суд экспедициясенә алдан, ягъни тыңлау көненә кадәр аңлатмалар һәм үтенечләр җибәрергә кирәк. Аларны почта аша җибәрергә мөмкин, ләкин барып җитү вакытын исәпкә алыгыз. Нинди документлар җибәрергә — астарак карагыз.
- Утырыш көнен соңгарак күчерү үтенече языгыз. Ул канәгатьләндерелер дигән гарантия юк, шуңа күрә моны ерактан торып яклауга кушып эшләгез. Менә ике вариантта үтенеч шаблоннары: 1 вариант — әгәр утырыш турында суд соң хәбәр иткәнгә күчерүне сорасагыз, 2-вариант — бүтән төп сәбәп аркасында күчерүне сорасагыз. Үтенечне сез почта аша җибәрә аласыз (ләкин барып җитү вакытын исәпкә алыгыз), яки үзегез килеп тапшыра аласыз (алдан, утырыш көненә кадәр).
Судта нинди позициядә торырга кирәк — катнаштыммы, катнашмадыммы?
Судлар сезнең катнашмау турында сүзләрегезгә һәм хәтта документларга да бик сирәк ышана. Шуңа күрә, безнең тәҗрибәбез буенча, акциядә катнаштым дип әйтүчеләр һәм катнашмадым диючеләргә чыгарылган карарлар арасында аерма юк (искәрмә — балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре).
Без чынбарлыкка туры килгән позициядә торырга киңәш итәбез. Әгәр шикләнсәгез, Конституциянең 51 статьясын алыгыз — үзегезгә каршы шаһитлык итүдән баш тартыгыз. Бу очракта, апелляциядә үз позициягезне билгеләрсез.
Нәрсәне исәпкә алырга кирәк:
1. Әгәр сез үз эшегез белән барганыгыз турында тимер дәлилләр булса, җәзаны киметү мөмкинлеге бар, һәм хәтта эшне ябу да мөмкин (бик сирәк). Мондый дәлилләрнең үрнәкләре: эш адресы белән эш китабы күчермәсе, 2 НДФЛ белешмәсе, эш янында тотылсагыз, оешма/ учреждение урнашкан урынны раслаучы документлар; өй янында тоткарлансагыз, паспорттагы теркәлү битенең күчермәсе (яки аренда килешүе); билгелангән вакытка каядыр барсагыз (хастаханә/ салон/ оптика/ бүтән урынга) — бу оешмадан язылу турында белешмә; берәр җиргә эштән җибәргән булсалар — эштән белешмә, һ.б. Сез шулай ук кафедан чек, видео, Яндекс Go квитанцияләрен h.б. өсти аласыз.
2. «Катнашмадым» позициясе Халыкара гражданлык һәм сәяси хокуклары пактының 21-нче статьясы буенча КПЧ-да уңышка ирешү мөмкинлеген киметә. Әгәр хокукыгызны кулланмадым дип белдерәсез икән, хокук бозуга шикаять итү кыен. Шулай да шанс бар — бу әле практикада тулысынча сыналмаган. Шул ук вакытта, башка хокук бозулар турында төгәл хәбәр ителергә мөмкин — мәсәлән, сез шәхси ирек хокукын бозу һәм гадел суд, шулай ук полиция бүлегенә китерү һәм анда тоту шартлары, телефонныгызны алуга һ.б. зарлана аласыз. Сезнең очракка туры килә торган барлык статьяларны КПЧ-га җибәрергә булышырбыз.
Мөһим: катнашуны тану гаепне тану белән бер түгел! Катнашуыгызны танып та үзегезне гаепле түгел дип әйтә аласыз, чөнки Конституциядә билгеләнгән җыелыш иреге хокукын куллангансыз. Гаепне тану ул — сез катнашкан һәм «ялгышкансыз». Мондый белдерү КПЧ-га юлны тулысынча ябачак.
Позициягезне беренче инстанциядә үк билгеләсәгез яхшырак. Ләкин, икенче инстанциядә үз позициягезне үзгәртсәгез дә, КПЧ сезнең файдага карар чыгаруына шанс бар. Полиция бүлегендә күрсәтелгән позиция, һичшиксез, үзгәртелә ала. Бу очракта сезгә киңәш бирер өчен яклаучыгыз булмавын һәм гамәлләрегезнең хокукый нәтиҗәләрен
Суд утырышына ничек әзерләнергә
Гаепләнүче икәнегезне онытыгыз. Суд процессында сез — уенда катнашучы. Һәм җиңеп-җиңмәвегез әзерлек дәрәҗәгездән тора.
Программа-минимум
Исегездә тотыгыз: административ эшләр каралганда суд беркетмәсе алып барылмый һәм телдән әйтелгән аңлатма һәм үтенечләр игътибарсыз калырга мөмкин — шунлыктан суд белән язмача аралашыгыз.
Биредә без судта кирәк булган документларның минималь тупланмасын җыйдык. Сезне гаепләүче статьяга басыгыз, йөкләп алып тутырыгыз һәм бастырыгыз.
- Ст. 19.3 КоАП
- Ч. 1 ст. 20.2 КоАП
- Ч. 2 ст. 20.2 КоАП (репост өчен) — тутырганнан соң безгә [email protected] почтасына язып киңәшләшсәгез әйбәт булыр.
- Ч. 5 ст. 20.2 КоАП
- Ч. 6.1 ст. 20.2 КоАП
- Ч. 8 ст. 20.2 КоАП
- Ч. 1 ст. 20.2.2 КоАП
- Ч. 1 ст. 20.6.1 КоАП
- Ч. 1 ст. 20.3.3 КоАП (акциягә чыгу)
- Ч. 2 ст. 20.3.3 КоАП
Әгәр сезне башка статья яки бер акция өчен берничә статья буенча гаеплиләр (һәм яклаучыгыз юк) икән, [email protected] почтасына языгыз — стратегияне сайларга булышырбыз.
Документларны алдан ук суд экспедициясенә дә, утырыш көнендә дә тапшырырга була. Экспедициягә тапшырганда үзегез белән икенче экземпляр булсын, аңа документны кабул итү турында штамп куйдырыгыз. Утырышта буталмас өчен экземплярлар яныгызда булсын.
Бөтен документлар бастырылган да, кулдан язылган булырга да мөмкин.
Йөкләп алынган файлларда ниләр бар:
1. Эш буенча фикерегез («Аңлатм»)
Бу документта эш буенча фактларны һәм үзегезнең хокукый позициягезне аңлатасыз. Суд алдыннан аны укып чыгыгыз, судта ни сөйләргә һәм судьяның сорауларына ничек җавап бирергә икәнен яхшырак аңлар өчен. Утырышта икенче экземпляр үзегез белән булса яхшырак.
2. Үтенечләр
Иң мөһимен истә тотыгыз: үтенечләр аларны кабул итсеннәр өчен генә түгел, ә кире кагу өчен дә бирелә — бу апелляция һәм КПЧ-да җитди аргумент булачак.
Эш материаллары белән танышу өчен үтенеч
Материаллар белән танышу өчен үтенеч шаблоны монда.
Бу үтенеч эш материалларын карау һәм үзеңне яклау өчен яңа аргументлар табу максатында бирелә (мәсәлән, беркетмәдә туры килмәгән өлешләр аргумент булып санала алалар — астарак урнашкан программа-максимумда карагыз). Материаллар белән танышыр өчен өч ысул бар:
- Тыңлау көненнән алда судка махсус бару. Бу яклау стратегиясен тынычлап уйларга мөмкинлек бирәчәк. Моның өчен алдан ук суд сайтындагы телефон номерына канцеляриягә шалтыратып, килү вакытын сөйләшергә кирәк. Алдан сөйләшмәсәң кертмәскә мөмкиннәр.
- Тыңлау көнендә алданрак килеп утырыш башланганчы эш белән танышу. Секретарь яки ярдәмче янына килегез — алар еш кына эш тыңланачак залның күршесендә утыралар. Материаллар белән танышырга мөмкинлек сорагыз, кирәк дисәләр танышу өчен үтенеч (ходатайство) тапшырыгыз.
- Утырыш барышында үтенеч ясау. Судья тәнәфес игълан итәчәк. Эшне кулыгызга бирәчәкләр яки канцеляриягә барырга кушачаклар — анда барыгыз һәм эшне чыгарып биргәннәрен көтегез. Танышканнан соң утырыш залына кире кайтыгыз.
Танышканда нәрсә эшләргә:
- эшнең бөтен битләрен фотога төшерергә; формаль каршылыкларга игътибар итәргә (беркетмәдә имзагыз юк яки имза сезнеке түгел, беркетмәне төзү яки сезне кулга алу көне дөрес түгел, эш материалларындагы беркетмә һәм сезгә полициядә бирелгән беркетмә копиясе арасында ниндидер аермалар бар), рапортларда күрсәтелгән фамилия сезнеке түгел. Мондый хаталарны аерым биткә (шпаргалка сыман кәгазьгә) язып алсагыз әйбәт, суд барышында аннан карап эшнең кайсы битендә хата киткәнен әйтә алачаксыз.
Яклаучыга рөхсәт үтенече
Яклаучыны сезне яклауда катнаштыру үтенеч (ходатайство) шаблоны монда.
Әгәр яклаучыгызның адвокат статусы юк икән, утырыш алдыннан бу үтенечне әзерләп тапшырыгыз. Адвокат өчен андый ходатайство кирәкми.
Яклаучыгыз булып-булмаячагын белмәсәгез дә үтенеч (ходатайство) бланкын үзегез белән алыгыз, кирәге чыгуы мөмкин.
Гаепләүне хуплау өчен прокурорны чакыру үтенече
Прокурорны чакыру үтенече (ходатайство) шаблоны монда.
«Сәламәт кеше судында» ярыш принцибы сакланырга тиеш. Ягъни процесста өч уенчы булырга тиеш: гаепләнүче, гаепләүче һәм судья.
Россиядә административ хокук бозу процессында бу бөтенләй алай түгел. Гаепләүче юк — бу рольне, асылда, судья уйный һәм үзе үк соң карарны да чыгара. ЕСПЧ берничә тапкыр моны Конвенция буенча гадел хөкем хокукын бозу дип танып Россиядән гаепләнүчеләр файдасына компенсация таләп итте. Әмма система үзгәрмәде.
Шуңа күрә курыкмыйча үтенеч бирегез, аны, һичшиксез, кире кагачаклар, әмма сез КПЧ-га инде юл ачкан буласыз (бу турыда соңрак).
Полиция хезмәткәрләрен чакыру үтенече
Сорау алуга полиция хезмәткәрләрен чакыру үтенеч (ходатайство) шаблоны монда.
Бу үтенеч белән сез судның сезне кулга алган полиция хезмәткәрләрен чакырып, шаһит буларак чыгыш ясатуын сорыйсыз. Полиция хезмәткәрләренең утырыш вакытында сөйләгәннәре кулга алу рапортларында һәм хокук бозу беркетмәсендә язылган фактлардан нык аерылырга мөмкин.
Мондый үтенечне сирәк кабул итәләр. Кабул итсәләр дә, чакыру өчен утырышны күчерәчәкләр. Бу очракта сезнең полиция хезмәткәрләре өчен сораулар әзерләргә вакытыгыз булачак
Программа-максимум
Тагын менә нәрсәне эшләргә була.
1. Вакыт чиген тикшерегез
Митингта катнашучыларга еш кына КоАПның ике маддасен: 19.3 һәм 20.2 не билгелиләр. Ике стаьяның дә материаллары охшаш, шуңа кайбер судьялар аларның хокукый нәтиҗәсен бутарга мөмкин. Ә алар аерыла. КоАПның 20.2-нче статьясы буенча җавапка тарту вакыты беркетмә төзегәннән соң бер ел, ә 19.3 буенча — нибары өч ай. Димәк, бу вакыт эчендә беренче инстанциядәге суд карар чыгара алмаса, сезгә каршы ачылган административ производство туктатылырга тиеш. Бер ел эчендә, гадәттә, судлар КоАПның 20.2-нче маддасе буенча эшне карарга өлгерә.
Административ хокук бозу буенча җаваплылыкка тарту вакыты узу сәбәпле эшне туктату үтенече
2. «Аңлатмалар» графасында беркетмәдә табылган хаталарны һәм процесс бозулары күрсәтегез
Полиция бүлегендә сезгә бирелгән бөтен документларны игътибар белән өйрәнеп бөтен хаталарны һәм чынбарлыкны дөрес күрсәтмәгән урыннарны билгеләгез. Моны «Аңлатмалар» графасында күрсәтегез һәм андый беркетмә яки рапортларның дәлил буларак кулланыла алмавын искәртегез.
КоАПның 28.2-нче статьясы 2-нче өлешендә турыдан-туры саналган мәгълүматның булмавы — беркетмәнең мөһим кимчелеге. Моннан тыш, закон бозып табылган дәлилләрне кулланырга ярамый.
КоАПның 28.2-нче сатьясы. Административ хокук бозу беркетмәсе
2. Административ хокук бозу беркетмәсендә аны төзү көне һәм урыны, беркетмә төзүче кешенең фамилиясе, инициаллары, вазыйфасы, административ хокук бозу эше ачылган кеше турында мәгълүмат, шаһитлар һәм зарар күрүчеләр (потерпевшие) булса, шаһитлар һәм зарар күрүчеләрнең фамилияләре, исемнәре, инициаллары, яшәү урыны адреслары, административ хокук бозу урыны, вакыты һәм хокук бозуның нидән гыйбарәт булуы, әлеге Кодексның яки Россия Федерациясе субъекты законының бу төр административ хокук бозу өчен административ җаваплылыкны күз алдында тоткан статьясы, эш ачылган физик затның аңлатмасы яки юридик затның вәкиле аңлатмасы, эшне чишү өчен кирәкле башка мәгълүмат күрсәтелә.
КоАПның 26.2-нче статьясы. Дәлилләр
3. Әгәр дәлилләр закон бозып алынган икән, аларны административ хокук бозу эшендә дәлил итеп куллану тыела, шул исәптән дәүләт контроле һәм муниципаль контроль вакытында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә табылган дәлилләрне дә.
Суд эшне кире полициягә кайтарырга яки гомумән эшне ябарга мөмкин булан бозуларның үрнәкләре:
- административ хокук бозу беркетмәсендә имзагыз юк — яки «хокукларны аңлату» графасында гына бар
- беркетмәдә булган төзәтмәләр каршында имзагыз юк
- беркетмәдә сез булмаганда төзелгән, бу турыда «җаваплылыкка тартылучы кеше булмаганда төзелгән» дигән язма юк
- эш материаллары арасында булган беркетмә сезгә полиция бүлегендә бирелгән беркетмә копиясеннән аерылып тора — мәсәлән, статьяның бүтән өлеше күрсәтелгән
- башка хаталар — мәсәлән, беркетмәдә башка кеше күрсәтелгән, беркетмәне полициянең бер хезмәткәре төзи башлап «шапкасында» үзенең исемен күрсәткән, ә кулны башка хезмәткәр куйган
Моңа охшаш хаталарга бәйле аңлатмаларга һәм шикаятьләргә өстәмә шаблоннарын куллана аласыз.
Хаталарның барысы да эшне ябуга сәбәп булмаска мөмкин. Эшне караганда өстәп була торган беркетмә кимчелекләре, шулай ук КоАПның 28.5 һәм 28.8 статьяларында административ хокук бозу беркетмәсен төзү һәм беркетмәне судьяга җибәрү өчен күрсәтелгән вакыт аралыгын бозу вак кимчелек булып санала.
3. Яклау шаһитларын чакырыгыз
Сезне кулга алуның шаһитларын — үзегезне тыныч тотуыгыз, социаль араны саклавыгыз, машина юлына чыкмавыгыз һәм җәмәгать тәртибен бозмавыгыз турында сөйләячәк кешеләрне — табарга тырышыгыз. Шаһитлар өчен сорауларыгызны алдан әзерләгез. Аларны судка чакырыгыз. Утырыш вакытында аларны сорау алуга чакыру үтенечен бирегез.
Исәптә тотыгыз: үтенечтә шаһитның исем-фамилиясе, әтисенең исеме һәм теркәлү адресы күрсәтелгән булырга тиеш, юкса суд аларны чакырмаска хокуклы.
Әгәр шаһит инде суд бинасы эчендә икән, судьяның аны чакырмаска хакы юк. Исегездә тотыгыз: шаһит, аны чакырганчы, залга керә алмый. Әгәр үтенечне кире каксалар — бик әйбәт, КПЧ-га шикаять өчен тагын бер хокук бозу барлыкка киләчәк.
4. Фото һәм видеодәлилләрне эшкә өстәгез
Сезне кулга алуның фото яки видеосын табарга тырышыгыз. Табылган фото яки видеодәлилләрне диск яки флешкага яздырырга кирәк. Фото/видеоматериалларны эшкә өстәү үтенечен бирегез һәм янына диск яки флешканы өстәгез. Үтенечтә әлеге материалларның нәрсә дәлилләвен (акциядә катнашмавыгыз яки, катнашсагыз, үзегезне тыныч тотуыгыз, закон бозмаска тырышуыгыз, машина юлына чыкмавыгыз һәм җәмгыять тәртибен бозмавыгызны) күрсәтегез.
Бу үтенечне материаллар авторы суд залында булмаса да бирергә мөмкин. Әмма фотография һәм видеоларның авторы шаһит буларак чакырылса әйбәтрәк. Бу үтенечне биргәндә сез, яклаучыгыз яки шаһит үзе кулга алу вакытында шунда булуын, төшереп барганын (нинди техник җиһаз кулланылганын әйтергә кирәк) һәм фото/видеоматериалларны флешка яки дискка күчерүен әйтергә тиеш. Төшерү вакытын һәм урынын күрсәтергә һәм кадрда нәкъ менә сез икәнне әйтергә кирәк. Шуннан соң сез яки яклаучыгыз үтенеч тапшыра. Әгәр үтенечне кире каксалар — бик әйбәт, КПЧ-га шикаять өчен тагын бер хокук бозу барлыкка киләчәк.
5. Җаваплылыкны йомшартучы дәлилләрне җыегыз
Митинг эшләре буенча бөтенләй җәза алмау — сирәк бәхет. Әмма җәза күләмен азайтырга мөмкинлек бирүче шартлар бар. Мәсәлән:
- сез ялгыз ана яки ата
- сездә инвалидлык бар
- җитди авыруларыгыз бар
- сезнең карамакта (иждивение) балалар/өлкән яшьтәге ата-анагыз/ инвалидлар бар
- хезмәт хакыгыз яшәү минимумыннан азрак, финанс хәлегез авыр;
- сез эшсез студент
Судка барыр алдыннан бу шартларның дәлилләрен әзерләгез: хезмәт хакыгыз турында белешмә (түбән булса), күп балалы булуыгыз турында белешмә, авыруыгыз турында белешмә һ.б.
Авыр финанс хәлен түбәндәге документлар белән дәлилләп була:
- салым түләүчеләрнең гомуми реестрыннан (единый реестр налогоплательщиков) өземтә, анда милегегез булу-булмавы языла
- банкларда ачылган хисапларыгыз турында белешмә
- хисаплар ачылган банклардан соңгы берничә ай яки ярты ел өчен өземтә
- халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торуыгыз турында белешмә
Авыр финанс хәле турында дәлилләр булганда, штрафны закон белән каралган түбән чикләрдән түбәнрәк төшерүне сорарга мөмкин. Шулай ук штраф урынына мәҗбүри эш билгеләүне сорарга мөмкин. Әгәр сезгә КоАП 20.2 статьясының 8 өлеше йөкләнсә, бу аеруча мөһим, чөнки бу очракта минималь штраф 150 мең сум тәшкил итәчәк.
Онытмагыз: административ кулга алу (мәсәлән, Административ хокук бозулар Кодексының 19.3-нче статьясы буенча) бернинди шартларда да йөкле хатын-кызларга һәм ундүрт яшькә кадәрге балалары булган хатын-кызларга, шулай ук мондый яшьтәге балалары булган ялгыз әтиләргә, балигъ булмаганнарга, I һәм II төркем инвалидларга, хәрбиләргә һәм хәрби җыеннарга чакырылган гражданнарга карата кулланыла алмый. Чикләүләрнең тулы исемлеге монда. Әгәр дә сез исемлектәге бер категориягә керсәгез, моны раслаучы документлар булырга тиеш (мәсәлән, инвалидлык белешмәсе күчермәсе яки хәрби билет).
Суд утырышының гомуми барышы һәм сезнең хокуклар
Котлыйбыз — сез барлык киртәләрне үтеп судта үз эшегезне тыңлау утырышына килеп җиттегез! Хәзерге стандартлар буенча сез инде герой. Хәзер сез судта нәрсә булачагын аңларга тиеш.
Утырыш алдыннан
Судка 30 минут алдан килү яхшырак. Үзегез белән түбәндәгеләрне алыгыз:
- барлык әзерләнгән һәм имзаланган документлар
- паспорт
- кергәндә күрсәтер өчен хәбәрнамә (повестка)
- кәгазь һәм ручка (өстәмә гаризалар/шикаятьләр бирергә кирәк булган очракта)
- югары зарядлы батареялы телефон (мәсәлән, аудиоязма алып бару өчен)
Чәнчи һәм кисә торган әйберләр, спрей баллоннар яки, мәсәлән, бөке суыргыч, алмагыз. Боларның барысын да керү урынында алачаклар.
Судья кабинетына барыгыз, коридорда чакыруны көтегез. Карауны озакка сузмас өчен, эш белән утырыш башланганчы танышырга киңәш итәбез (югарыда карагыз).
Иң мөһиме: шаһитларыгыз булса, алар сезнең белән бергә җыелыш көнендә судка килергә һәм утырыш башланган вакытта зал ишеге артында булырга тиеш. Суд инде бинада булган шаһитны чакырудан баш тартмаячак, әмма, әгәр ул кеше үтенеч канәгатьләндерелгәнче утырыш залында булса, аны кире кагачак. Сезгә яки яклаучыгызга шаһит ролендә чакырылган кешенең фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен төгәл белергә кирәк, ә шаһит үзе белән паспорт алырга тиеш.
Утырыш вакытында
Сезне чакыргач, диктофонны кабызыгыз. Сез аудиоязманы суд ризалыгыннан башка да алып барырга хокуклы (КоАП 24.3 статьясының 3-нче өлеше). Суд залында фото һәм видео төшерү өчен генә рөхсәт сорарга кирәк (моның өчен язмача үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә кирәк).
Судка «хөрмәтле суд» яки «сезнең хөрмәтегез» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сорауларга җавап һәм аңлатмалар биргәндә аягүрә басарга кирәк. Тыныч булыгыз, суд белән хөрмәт белән аралашыгыз, ләкин ялагайланмыйча — сез бернәрсәдә дә гаепле түгел.
Утырыш судьяның нинди эшне тыңлаганын игълан итүеннән башлана. Шуннан соң судья сезнең шәхесегезне билгеләячәк һәм паспортыгызны күрсәтүне сораячак, ә аннан соң сезнең хокукларыгызны һәм бурычларыгызны аңлатачак һәм тиешле документ астына имза куярга тәкъдим итәчәк.
Эш материалларын карый башлаганчы, судья сездән судьяны эштән чыгару турында гариза язарга телисезме (сез теләмисез), һәм үтенечләр тапшырырга телисезме (сез телисез) дип сорар. Әгәр дә судья сорамаса, инициатива күрсәтегез һәм кәгазь күчермәсен судка җибәреп үзегез игълан итегез. Канәгатьлек бирүдән баш тартсалар да, аларны эшкә җәлеп итәргә тиешләр — бу алга таба шикаять итү өчен мөһим. Әгәр кинәт судья моны эшләмәсә (бәхеткә каршы, бик сирәк була), аны апелляциядә күрсәтегез. Әгәр дә андый хәл апелляция судында килеп чыкса, сез «кабул ителмәгән» гаризаларны утырыштан соң канцеляриягә җибәрергә, шулай ук суд рәисе исеменә ирекле формада шикаять язарга кирәк.
Беренче чиратта яклаучыны кертү турында (әгәр ул булса) һәм эш материаллары белән танышу турында (әгәр элек танышмасалар) үтенеч белдерергә кирәк. Аннары калган үтенечләрегезне белдерегез (прокурорны чакыру, полиция хезмәткәрләреннән сорау алу, яклау шаһитларын чакыру, фото/видеоны кабул итү турында). Әгәр дә судья моңа кадәр йомшартучы шартлар турында сорамаса, алар турында хәбәр итегез һәм дәлилләр кабул итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итегез.
Ниһаять, суд эш материаллары белән таныша башлаячак. Судья, кагыйдә буларак, аның документларыннан иң мөһим фрагментларны тиз итеп укып чыгачак. Шуннан соң судья сез үз гаебегезне таныйсызмы дип сораячак. «Юк, танымыйм» дип каты әйтегез. Онытмагыз, теләсә кайсы вакытта сез судьядан эштәге материаллар белән кабат танышуын сорый аласыз.
Шуннан соң судья сезгә булган хәлнең шартларын сөйләп бирергә мөмкинлек бирәчәк. Вакыйгаларның үз версиясен әзерләнгән язма аңлатмалар буенча ишетелерлек һәм аңлашылырлык итеп сөйләгез. Әгәр дә сезнең эшегездә йомшартучы шартлар булса — аның турында шунда ук хәбәр итегез һәм дәлилләр китерегез.
Шуннан соң шаһитларны сораштыру башлана. Сез һәм сезнең яклаучылар эшнең асылы буенча сораулар бирергә хокуклы.
Әгәр дә фото яки видеоны кабул итү турындагы үтенеч канәгатьләндерелсә, судья аларны карап чыгачак һәм комментарий ясарга мөмкинлек бирәчәк. Видеолар суд залында урнаштырылган экранда каралачак. Еш кына судлар «техник мөмкинлек» булмау сылтавы белән видео материалларны караудан баш тарталар. Судның видео дәлилләр белән танышуы бик мөһим булса, сез яки яклаучыгыз ноутбук алып килә аласыз.
Киләсе этапта сез һәм сезнең яклаучыгыз ишеткәннәрегез турында үз фикерегезне әйтергә, каршылыкларга, шаһитларның хикәяләрендәге ниндидер детальләргә, чынбарлыкка туры килмәгән яки сезнең гаепсез булуыгызны күрсәтүче фактларга игътибар итәргә хокуклы. Сез судның игътибарын материалларга махсус юнәлтә аласыз. Эш материалларына, шаһитларның күрсәтмәләренә һәм кушылган документларга сылтама ясап гаепләү турында үз фикерегезне белдерә һәм аның нигезсезлеген дәлилли аласыз. Чыгыш ахырында хокук бозу вакыйгасы булмау сәбәпле эшне туктатуны сорарга кирәк.
Моннан соң эшне карау тәмамланачак, һәм судья карар чыгару өчен тәнәфес игълан итәчәк. Тәнәфес теләсә нинди озынлыкта булырга мөмкин. Тәнәфестән соң судья карарны игълан итә.
Исегездә тотыгыз: бәлки, судья бөтен процесс дәвамында сезгә сүз бирмәс. Гомумән. Ягъни, судья нинди эшне тыңлаганын игълан итәчәк һәм шунда ук киңәшмә бүлмәсенә китәчәк. Әйе, бу процессуаль бозу һәм шикаять өчен аерым нигез. Әмма соңыннан сезнең берәр нинди үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятләгәнегезне исбатлау җиңелрәк булсын өчен, бу очракта утырыштан соң ук канцеляриягә рәис исеменә судьяга шикаять бирергә киңәш итәбез. Менә үрнәк текст (кулдан язарга мөмкин):
Фәлән судка
Кемнән ФИО
Дата, вакыт мине РФ Административ хокук бозулар кодексының_____ статьясы буенча административ җаваплылыкка тарту эше буенча утырыш узды. Бөтен утырыш дәвамында судья _________ (ФИО) миңа сүз бирмәде, минем язма аңлатмаларымны, полиция хезмәткәрләрен сорау алуга чакыру, прокурорны чакырутурында үтенечләремне кабул итмәде. Судья шунда ук киңәшмә бүлмәсенә китте. Чаралар күрүегезне сорыйм.
Дата, имза
Судьяга шикаятьләр
Кызганычка каршы, судьялар кычкыра һәм үзләрен тиешенчә тотмый торган очраклар була. Монда бернинди дә куркыныч юк: моңа җавап бирмәгез, җавап итеп кычкырмагыз, хисләргә бирешмәгез. Сезгә бары тик утырышта катнашучыларны тыныч кына тыңларга, сорауларга җавап бирергә кирәк. Исегездә тотыгыз, сез процессның аудиоязмасын алып барасыз һәм этика нормаларын бозып әйтелгәннәрнең барысы да агрессорга каршы кулланыла ала. Утырыштан соң сез регионның квалификация коллегиясенә судьяга шикаять яза аласыз. Әгәр дә сезгә процесста сүз бирелмәсә, бу турыда да шикаять итәргә кирәк. Шикаятькә процессның аудиоязмасы яздырылган флешка яки дискны өстәгез. Шикаять шаблоны монда. Аны судьялар советына, суд рәисенә һәм административ хокук бозулар буенча судьялар коллегиясенә дә җибәрергә мөмкин. Сораулар булса, [email protected] почтасына языгыз. Шул рәвешле генә без сезнең белән судлардагы мәдәният дәрәҗәсенә һәм үзара хөрмәткә йогынты ясый алабыз.
Карарны ничек алырга
Карар игълан ителгәннән соң, суд яклаучыга һәм җәлеп ителгән кешегә бирелә торган күчермәләрне әзерләргә тиеш — сезгә аларны көтәргә һәм алу турында имза куярга кирәк булачак. Әгәр суд күчермәсен шунда ук ясап өлгермәсә, аны сезгә почта аша җибәрәчәкләр. Бу очракта шикаять итү вакыты (10 көн) документ почта аша алынганнан вакыттан алып исәпләнәчәк. Сез карарны теркәлгән адрестан башка билгеле адреска җибәрүне сорый аласыз. Моның өчен сезгә язма үтенеч бирергә кирәк.
Әгәр дә ике атнадан артык вакыт узса һәм карар җибәрелмәсә, суд канцеляриясенә шалтыратып исләренә төшерегез.
Җәза
Әгәр сезгә штраф билгеләнгән икән, аны карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә түләргә кирәк — ягъни апелляциядән соң. Тулырак монда.
Әгәр сез кулга алынсагыз, сезне шунда ук суд залында кулга алачаклар. Кулга алынган очракта гамәлләр турында тулырак монда укыгыз.
Әгәр мәҗбүри эшләр билгеләнгән булса, бу хата — аның турында Конституция судының турыдан-туры аңлатмалары бар. Моны шикаять итәргә кирәк, чөнки апелляциядә җиңү мөмкинлеге югары. Безнең апелляция шикаять шаблонында (аста) бу очрак өчен текст бар.
Апелляция
Әгәр дә сез кулга алынсагыз, зинһар, шикаять турында аерым инструкция укыгыз.
Апелляция — сез җиңелгән һәм система сезгә икенче мөмкинлек бирә торган этап. Ләкин чынлыкта, апелляция стадиясендә уен әле башлана гына. Сезнең җиңү мөмкинлегегез бик нык арта, ә җиңелү (ягъни беренче инстанциядәгедән күбрәк җәза алу) мөмкин түгел. Исегездә тотыгыз, апелляция шикаятен төзү КПЧ күзлегеннән иң мөһим мизгел.
Район суды карары тапшырылганнан яки почта аша алынганнан соң ун тәүлек эчендә сез шикаять бирә аласыз. Әгәр карар почта аша килсә һәм сез аны җиде көн эчендә алмасагыз, бу җиде көннән соң срок исәпләнә башлый.
Без сезгә шикаять әзерләүдә булышырга әзер. Моның өчен без бу анкетаны тутыруны сорыйбыз. Тутырылганнан соң, без сезнең белән электрон почта аша элемтәгә керербез һәм әзер шикаять җибәрербез. Анкетаны 10 көнлек срок тәмамланганчы алдан тутыру яхшырак — иртәрәк булган саен яхшырак.
Әгәр сез шикаятьне үзегез төзергә телисез икән, шаблон монда. Үзең тутырырга кирәк булган урыннар сары төскә буялган.
Безнең шикаять варианты «Мемориал» Хокук яклау үзәге юристлары ярдәмендә КПЧ-да шикаять перспективаларын исәпкә алып әзерләнгән. Анда инде полиция хезмәткәрләрен сорау алуга чакыру һәм прокурорны чакыру турында үтенеч кертелгән.
Моннан тыш, сез түбәндәгеләрне әзерли һәм тапшыра аласыз:
- программа-максимум буенча башка үтенечләр беренче инстанциядәге кебек үк, бары тик апелляция инстанциясе судына адресланган
- өстәмә дәлилләр. Карарның күчермәсен өстәргә кирәкми
Салым түләргә кирәкми.
Әгәр дә сез 10 көн эчендә тулы шикаять әзерләргә өлгермисез икән, кыска гына булса да (шаблон) җибәрегез, ә өстәмәләрне артыннан җибәрегез яки инде утырышка китерегез.
Ничек бирергә
Шикаять беренче инстанция судына физик рәвештә бирелә — ул карар чыгарган судка. Шикаять башлыгында сул якта сез беренче инстанция судының исемен, ә уң якта апелляция инстанциясе судының исемен язасыз. Мәскәүдә бу Мәскәү шәһәр суды, ә Чиләбедә Чиләбе өлкә суды һәм башкалар. Аннары сез гариза бирүченең ФИОсын һәм аның яшәү урынын (хатларны кайда ала аласыз) тулысынча күрсәтәсез. Апелляция каравына чакыру турында повестка шул адреска киләчәк.
Шикаятьне түбәндәгечә бирергә мөмкин:
- Россия почтасы аша кушымталар исемлеге белән заказ хаты җибәрергә. Исемлектә «№_ эш буенча фәлән суд карарына (фәлән датадан) карата ФИОның апелляция шикаяте» дип күрсәтегез.
- карар чыгарган район судының экспедициясенә алып килергә. Ике экземплярдә китерергә. Берсе бирелә, икенчесенә кабул итү турында билге куела (бу суд канцеляриясе штампы, шикаятьне кабул иткән кешенең вазифасы һәм ФИО, шикаятьне кабул итү вакыты һәм датасы күрсәтелә). Штамплы экземпляр сезнең шикаять биргәнегезне һәм срокны калдырмаганыгызны исбатлау өчен кирәк. Судка барыр алдыннан шалтыратып, экспедициянең эшләвен ачыкларга кирәк. Әгәр юк икән, шул ук Югары судның экспедициясенә шикаять китерергә мөмкин.
Утырыш кайчан билгеләнәчәк?
Җибәргәннән соң берничә атна (хәтта айлар) узгач, сез шикаятьтә күрсәткән теркәлү яки хатлар адресы буенча повестка килергә тиеш. Әгәр дә сез телефон күрсәтсәгез, сезгә судтан шалтыратып утырышның датасын һәм вакытын телдән хәбәр итәргә мөмкиннәр.
Әмма монда да «диверсия» мөмкин — хәбәр утырыштан соң килергә яки бөтенләй килмәскә мөмкин.
Без утырышта катнашырга киңәш итәбез. Начаррак булмаячак — апелляция суды беренче инстанциядәгедән күбрәк җәза билгеләргә хокуклы түгел, ә менә яхшырак булырга мөмкин. Шуңа күрә, хәтта тиешенчә хәбәр ителмәгән очракта да, актив эш итәргә һәм судның датасын һәм вакытын югарыда тасвирланган ысуллар белән үзегезгә ачыкларга киңәш итәбез.
Шикаятьне карау
Апелляция инстанциясе эшне яңабаштан карый, беренче карау бөтенләй булмаган кебек. Суд барлык материалларны яңадан карау белән генә чикләнмәячәк, аңа хәтта өстәмә дәлилләр һәм аңлатмалар да бирергә мөмкин, шаһитлар үз шаһитлыкларын төгәлрәк аңлата ала. Өстәмә аңлатмалар һәм дәлилләр ярдәмендә сез беренче инстанция судының сезнең гаепле булуыгыз турындагы нәтиҗәләрен кире кага аласыз яки дәлилләр арасындагы каршылыклар бетерелмәгәнен күрсәтә аласыз.
Икенче инстанция суды район суды карарын үзгәрешсез калдыру яки эшне туктатып карарны гамәлдән чыгару яки эшне яңадан карау өчен кире җибәрү карарын чыгара ала.
Мин апелляцияне вакытында бирмәдем
Апелляция шикаятен бирү срогын кире кайтарырга тырышырга мөмкин. Моның өчен нигезле сәбәп булырга тиеш, ләкин законнарда андый сәбәпләрнең төгәл исемлеге юк. Судлар еш кына вакытны аерым сәбәпләрсез дә торгыза, шуңа күрә тырышып карарга кирәк.
Нигезле сәбәпләр үрнәкләре:
- Сезгә суд карары датасы һәм вакыты турында хәбәр ителмәде
- Суд карарны билгеләнгән вакыттан озаграк әзерләгән, яки ул сезгә җибәрелмәгән
- Сезгә күрсәткән адрестан башка адрес буенча карар җибәрелгән;
- Авыру яки ярдәмгә мохтаҗ хәлдә идегез
- Төрле гаилә шартлары
- Табигать афәтләре һәм башка сәбәпләр
Апелляция бирү срокларын торгызу турында гариза шаблоны монда.
Әгәр сезгә кулга алу билгеләнсә һәм сез махсус кабул итү бүлмәсендә (спецприемник) булганга күрә срокны калдырсагыз, монда махсус үтенеч.
Гаризага сез срокны калдырган сәбәпне раслаучы төрле документлар кушылырга тиеш. Апелляция шикаятен беренче инстанция суды экспедициясенә тапшырырга яки почта аша исемлек белән заказ хаты җибәрергә кирәк.
Апелляциядән соң нәрсә?
Әгәр апелляция сез гаепле дип табылган карарны үз көчендә калдырса һәм сез алга таба шикаять итәргә телисез икән, сез тагын ике суд инстанциясен — ике кассацияне — үтә аласыз һәм ООН-ның (Берләшкән Милләтләр Оешмасының) кеше хокуклары комитетына (КПЧ-га) мөрәҗәгать итә аласыз.