Урамда үткән акциядә катнашучының беренче кагыйдәсе — полиция тарафыннан тоткарланмаска тырышу. Әмма дә ләкин сезне тоткарлаганнар икән, икенче кагыйдә — тынычлык саклап калу. Өченче кагыйдә — сезне нәрсә көтә икәнен белү һәм үз хокуклырыгызны яклый белү.
Нәкъ законнарны белү һәм полиция бүлегендә көткән вакыйгалар тәртибен аңлау тыныч булып калырга ярдәм итәчәк. Нәкъ шушының турында безнең хокукый инструкциябез язылган да. Бу файдалы булачак беркайчанда полиция тарафыннан тоткарланмаган кешегә дә, шулай ук, беркайчан да полиция тарафыннан тоткарланмаска өметләнгән кешегә дә: белем— тынычландыра.
Күпчелек очракта барысы да гади рәвештә уза: сезне автозакка алып баралар, күпмедер вакыттан соң полиция бүлегенә илтеп куялар һәм анда өч сәгать тирәсе дөньяда иң күнелсез ике әйбер белән шөгыльләнәчәкчез: көтү һәм кәгазьләрне тутыру. Кызганычка каршы, кайвакыт берәр нәрсә дөрес китмәскә мөмкин— шуңа күрә, бу инструкциядә без бөтен диярлек законнарны һәм урамдагы акциядә катнашучы белән булырга мөмкин очракларны язып бирдек. Курку кирәк түгел, белү — кирәк.
Ахыр чиктә, дүртенче алтын кагыйдә бар: хокукларыгызны белегез, яклагыз, ләкин узегезне ат казанган хокук белүче кебек тотмагыз. Аеруча, тәҗрибәгез булмаганда һәм үз көчегезгә ышанмаганда ул бик мөһим. Хокукларыгызны яклау һәм хокук мәсьәләсендә үзегезне иң белемле дип күрсәтү араларында бик зур аерма бар. Тынычлык саклау, законнарны һәм бюрократик процедураларны белү иректә калырга булыша һәм алдагы проблемалардан коткара. Агрессив сөйләм, югары тавыш һәм хәтта һәр кечкенә кагыйдә бозуы турында шикаять тагын да кубрәк проблема тудыра ала. Юкка гына түгел бу инструкция «Идеаль тоткарланган кешенең инструкциясе» дип атала. Чынбарлык идеаллардан ерак; полиция хезмәткәрләренең гамәлләре кайбервакыт ул идеаллардан тагын да ераграк. Законнар белү һәм аларны сакларга таләп итү мөһим дә, кирәк тә. Ләкин стресслы һәм куркыныч ситуациядә аек акылдан да мөһимрәк әйбер юк.
Тоткарлау
Кеше ирекле хәрәкәт итү мөмкинлеген югалткан моментыннан тоткарлау вакыты башлана. Полиция хезмәткәрләре кешене машинага бер сүз әйтмичә дә утырта алалар, ә кайберчакны «монда торыгыз әле» яки «әйдәгез, гражданин» дип әйтә алалар.
Үзегезне тыныч тотыгыз һәм полиция хезмәткәрләре белән низаглашмагыз.
Тоткарлау моментыгызны видеога төшерергә тырышыгыз, яки берәркемне моны эшләргә сорагыз. Закон нигезенчә, полиция хезмәткәрләрен, вазифаларын башкарганда, видеога төшерү тыелмаган. Сезнең тоткарланганыгызны күргән шаһитләрдән элемтәләрен алыгыз — бу сезгә яраклы булырга мөмкин.
Сезне тоткарлаган полиция хезмәткәренең (я Росгвардия сугышчысының) фамилиясен, исемен, атасының исемен һәм жетон номерын язып куерга тырышыгыз. Үзенчәлекле тышкы сыйфатларын истә калдыру да яхшы.
Шул ук вакытта ОВД-Инфога (әгәр протест акциясендә тоткарланган булсагыз), туганнарыгызга я иптәшләрегезгә (бөтен очракта) хәбәр итегез.
Һәр тоткарлау очрагында полиция хезмәткәре Федераль законның 5-нче статьясының 4-нче өлеше буенча гамәлләр кылырга тиеш. Тоткарланган кешегә аның юридик ярдәмгә хокукын, тәрҗемәче хезмәтенә хокукын, туганнарына һәм якыннарына хәбәр итү хокукын, аңлатма бирүдән баш тарту хокукын аңлатырга тиеш. Тоткарланган кешенең, мөмкин кадәр тизрәк, ләкин тоткарланган вакыттан алып өч сәгатьтән дә соңга калмыйча (Россия Федерациясенең җинаять- процессуаль законнары белән башкача каралмаган булса), якын туганнарына яки якын кешеләренә үзенең тоткарлануы һәм хәзерге вакытта кайда булуы турында хәбәр итү өчен бер тапкыр телефон аша сөйләшергә хокукы бар. Тоткарланган кеше сораса, полиция хезмәткәре үзе дә мондый хәбәрнамә эшли ала.
«Полиция турында» закон, 14-нче статьясының 3-нче һәм 7-нче өлешләре.
Әгәр телефоныгызны тартып алалар икән
Бу законсыз. Алар сездән хокук бозу белән бәйле булган әйберләрне генә тартып ала алалар (плакатларны, листовкаларны һ.б.).
Әмма, әгәр полиция хезмәткәрләре моны эшли [хокук бозу белән бәйле булмаган әйберләрне тартып ала] икән, ике шаһит катнашында тартып алу беркетмәсен төзүне таләп итегез. Шаһитларны табып булмый икән, аларның урынына полиция хезмәткәрләренең видео төшерегә хокуклары бар. Беркетмә мөмкин кадәр җентекләп төзелергә тиеш. Бу процедураларсыз полиция хезмәткәрләренең сездән әйберләрегезне тартып алырга хокуклары юк. Әйберләрегезне бирмәгез, сезгә карата көч куллану янаган очрактан тыш (сәламәтлек мөһимрәк).
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.10 статьясының 1-нче, 5-нче өлешләре «Әйберләр һәм документлар тартып алу»
1. Административ хокук бозу кораллары я предметлары булып кулланылган әйберләрне, һәм административ хокук бозу турындагы эштә дәлил булган документларны, мәсәлән, хокук бозу урынында я шәхси эзләнү башкарганда, кеше янындагы әйберләрне тикшергәндә һәм транспорт чарасын карап чыкканда табылган документларны / әйберләрне, бу Кодексның 27.2, 27.3, 28.3 статьяларында билгеләнгән затлар белән башкарыла, ике шаһит барында яки видеога төшерү тәлап ителә.
5. Документлар һәм әйберләр тартып алу турында беркетмә төзелә, яки илтеп җиткерү беркетмәсендә, административ хокук бозу урынын тикшерү беркетмәсендә я административ тоткарлау беркетмәсендә тиешле язма ясала. Машина йөртүче таныклыгын, тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгын, кораб йөртүче таныклыгын, пилот таныклыгын тартып алу турында административ хокук бозу беркетмәсендә яисә административ хокук бозу урынын тикшерү беркетмәсендә язма ясала.
Күпчелек очракта, шәхси әйберләр тоткарланган кешедә кала. Формаль яктан, полиция хезмәткәрләре тик иминлеккә янаган әйберләрне генә тартып ала алалар.
Илтеп җиткерү
Полиция транспортына утырган вактыгызны теркәгез (мәсәлән, смс җибәрергә була). Сезне автозакта артык озак тотканнар дип, киләчәктә шикаять ясарга мөмкинлек бирәчәк (әгәр кирәк булса).
Закон буенча, сезне мөмкин кадәр кыска вакытта полиция бүлегенә илтеп җиткерергә тиешләр, ләкин чынбарлыкта юл вакыты сузыла ала.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.2 статьясының 2-нче өлеше «Илтеп җиткерү».
Илтеп җиткерү мөмкин кадәр кыска вакытта эшләнергә тиеш.
Кая сезне илтеп баруларын сорагыз. Белгәч, ОВД-Инфоның хокукый ботына һәм якыннарыгызга аның турында языгыз. Якыннарыгыздан, шунда ук бу полиция бүлегенә ашамлыклар, су һәм иң кирәкле әйберләр җибәрергә сорагыз (исәпкә алыгыз, сезне берничә сәгатькә тоткарларга яки төнгә дә калдырырга мөмкиннәр). Бер берегезгә булышыгыз. Автозакта булган кешеләр белән телеграмда язышу өчен чат ачыгыз, сезгә ярдәм итәрлек якыннарыгызны да ул чатка кушыгыз. Башка тоткарланган кешеләр белән танышыгыз (мөмкинлек булганча күбрәк итеп элемтәләрен алыгыз, үзегезнекен бирегез).
Полиция бүлеге янына килеп җиткәч, безнең хокукый ботыбызга моның турында языгыз. Полиция бүлеге бинасы алдында сез күпмедер вакыт автозакта үткәрә аласыз, сезне һәм башка тоткарланган кешеләрне эчкә керткәнче. Сезне бер полиция бүлегеннән бүтән бүлеккә дә илтеп кую мөмкин.
Автозак нихәтле тутырылган икәнен тикшерергә була. Беркем дә метро вагонында кебек аягүрә басып һәм берәрнәрсәгә таянып я тотынып автозакта торырга тиеш түгел. Ләкин автозакта иң яклаучысыз хәлдә булганыгызны да исегездә тотыгыз. Үзегезне тыныч тотыгыз һәм низаглардан тыелыгыз.
2016 елның 25 февраленнән N АПЛ16-24 номерлы «РФ Югары Судының апелляция билгеләмәсе»: Транспортның техник характеристикалары буенча мөмкин булган саннан артык кеше йөртү тыелуы турында Россия Федерациясе Хөкүмәте (Министрлар Советы) 1993 елның 23 октябреннән 1090 номерлы карары белән расланган юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.8 пунктында язылган.
Моннан тыш, Инструкциянең 167-нче пунктының 4-нче абзацы буенча, бөтен очракта специаль транспортларда илтеп җиткерелгән сак астында булган һәм хезмәт итә торган кешеләрнең саны бу транспортларның техник характеристикалары рөхсәт ителгән нормалардан артык булырга тиеш түгел.
Әгәр сез балигь түгел
Беренче чиратта ата-аналарыгызга шалтыратыгыз. Ата-анасыз сездән сорау алырга, беркетмә төзәргә, сезнең белән сөйләшергә хокуклары юк. Яклаучының ярдәмен дә ала алмаячаксыз. Ә иң мөһиме, сезне полициядән чыгармаячаклар, ата-аналарыгыз сезнең арттан килмичә.
Балигь булмаган кешеләрнең хокуклары турында бу белешмәдә укырга киңәш итәбез.
Әгәр сезне кыйнаганнар
Әгәр сезне кыйнаганнар икән, менә нәрсә эшләргә мөһим:
- Ситуацияне кискенләштермичә, булган хәлләрне фото яки видеога төшерергә тырышыгыз, ОВД-Инфоның кайнар линиясенә шалтыратыгыз (8 800 707-05-28), яки безнең телеграм-ботыбызга языгыз.
- Ашыгыч ярдәм чакырыгыз я полиция хезмәткәрләре аны чакыруларын тәлап итегез — медицина хезмәткәрләре яраларыгызны документаль теркәргә тиешләр. Полиция бүлегендә ашыгыч ярдәм чакыра алмасагыз, чыккач ук моны эшләгез. Полиция хезмәткәрләре сез өйгә кайтканда травмалар алгансыз дип әйтә алмасын өчен, иң яхшысы — ашыгыч ярдәмне полиция бүлеге янына ук чакырырга. Әгәр ниндидер сәбәпләр буенча моны эшләп булмый икән, хастаханәгә (травмпунктка) үзегез барыгыз. Анда сезгә диагноз куярлар, ярдәм итәчәкләр һәм җәрәхәтләрегезне документаль теркәп куячаклар — моннан башка киләчәк хокукый гамәлләр мөмкин булмаячаклар.
- Беркетмәнең «Аңлату» дигән графасында кыйнау факты турында языгыз (беркетмәләр турында түбәнрәк укыгыз).
Полициядә
Тоткарлау вакыты
Полиция бүлегенә килгәч, бөтен тоткарланган кешеләрнең фамилияләрен теркәү китабына кертүләрен таләп итегез. Шулай итеп, формаль тоткарлау вакыты теркәләнгән булачак.
Россия Эчке эшләр министрлыгының 2012 елның 30 апрелендәге 389 номерлы боерыгы «Гражданнар китергәннән соң Россия Эчке эшләр министрлыгы территориаль органының дежур өлешендә бурычларны үтәү һәм полиция хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе турында кагыйдәләрне раслау турында», 7, 8-8.3 пунктлары.
8. Илтеп җиткерелгән гражданнарны дежур бүлегенә кабул иткәч, оператив дежур хезмәткәр моны эшләргә тиеш:
8.1. Илтеп җиткерүнең сәбәпләрен белеп алырга, илтеп җиткергән хезмәткәрдән язма рапортын я җиткерү беркетмәсен кабул итәргә.
8.2. Алып киленгән кешенең шәхесен билгеләргә, бу кешенең теркәлгән яшәү урыны (тору урыны) турында мәгълүматны белеп алырга.
8.3. Россия Эчке эшләр министрлыгының территориаль органының бүлегенә илтеп җиткерелгән кешеләрнең теркәү китабында бу илтеп җиткерүнең фактын теркәргә.
7. Оператив дежур хезмәткәр илтеп җиткерелгән кешеләр белән әдәпле һәм ихтирамлы булырга тиеш; аларның тормышка һәм сәламәтлеккә зыян китермәгән шартларда тотуын тәэмин итәргә һәм аларга бу биналарны ирекле калдыру мөмкинлеген бирмәскә тиеш.
Гомуми кагыйдә буенча, административ тоткарлау вакыты өч сәгать була һәм сез полиция бүлегенә кергән моменттан ук башлана. Әмма сезгә кулга алу статьясын куллансалар (мәсәлән, Административ хокук бозу турындагы кодексның 20.2 статьясының 19.3 я 6.1 өлешәләрен), формаль яктан бу тоткарлау 48 сәгатькә кадәр сузыла ала икәнен исегездә тотыгыз.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, статья 27.5. «Административ тоткарлау вакытлары».
1. Административ тоткарлау вакыты өч сәгатьтән артмаска тиеш, бу статьяның икенче һәм өченче өлешләрендә каралган очраклардан кала.
3. Административ хокук бозу буенча суд эше алып барылган кешегә җәзаларының берсе булып административ кулга алу яки Россия Федерациясеннән административ куып чыгару, бәлки 48 сәгатьтән артмаган административ тоткарлау булырга мөмкин.
4. Кешенең административ тоткарлау вакыты башлана бу кодексның 27.2 статьясы («Илтеп җиткерү») нигезендә, ә исрек хәлдә булган кешенең, айныган вакытыннан алып исәпләнә.
Яклаучы
Сезнең хокукыгыз бар яклаучы хезмәтләре белән кулланырга. Әгәр яклаучы сезне күрергә килсә, аның керүенә рөхсәтне тәлап итегез.
«Полиция турында» закон, «Тоткарлау» дигән 14-нче статьясының 3-нче һәм 5-нче өлешләре
3. Полиция хезмәткәре һәр тоткарлау очрагында бу Федераль законның 5 статьясының 4 өлешендә каралган гамәлләрне башкарырга, шулай ук тоткарланган кешегә юридик ярдәмгә хокукы барлыгын аңлатырга, тәрҗемәче хезмәтенә хокук, якын туганнарына яки якын кешеләренә аның кулга алынуы турында хәбәр итү хокукы, аңлатма бирүдән баш тарту хокукы барлыгын аңлатырга тиеш.
5. Тоткарланган кешенең, федераль закон нигезендә, тоткарланган вакыттан башлап яклаучы һәм тәрҗемәче хезмәтләрен кулланырга хокукы бар.
Сез җәмәгать яклаучысыннан баш тартырга тиеш — еш кына полиция хезмәткәрләре үзләренә дус булган юристларны чакыралар. Алар сезгә яхшы киңәш бирмәсләр.
Полиция бүлегендә тоту шартлары.
Гомуми принцип шундый: полиция хезмәткәрләре уйлавы буенча сез нәрсә генә эшләмәсәгез дә, сезнең кеше хөрмәтегезне төшерә торган БЕР НӘРСӘ ДӘ эшләргә аларның хокуклары юк.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 1.6 статьяның 3-нче өлеше «Административ хокук бозуга бәйле административ мәҗбүри чаралар кулланганда хокук тәртибен тәэмин итү»
3. Административ мәҗбүри чаралар кулланганда, кеше дәрәҗәсен тошерүче карарлар һәм хәрәкәтләр (хәрәкәтсезлекләр) рөхсәт ителми.
Чынлыкта, бу кагыйдә еш бозыла. Тоткарланучыларны вакыт-вакыт коридорларда басып торып яки идәндә утырып көтәргә, яисә сыйныф бүлмәләрендә уку өстәле артында утырырга мәҗбүр итүләре турында хәбәр итәләр.
Әгәр сезне 3 сәгатьтән артык вакытка тоткарлаганнар икән, сезгә ризык һәм су бирелергә тиеш. Әгәр сезне тоткарлау төн вакытына туры килә һәм 3 сәгатьтән арта икән, сезгә төнгә йокларга урын бирелергә тиеш. Мөмкинлек булса, барлык уңайсызлыкларны яздырып алыгыз, шаһитләрдән элемтәләрен алыгыз– бу алдагы зарлану гаризасы өчен файдалы булачак.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы карары «Тоткарлау шартлары, азык-төлек стандартлары һәм Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында тоткарланган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турында Регламентны раслау», 21 пункт.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2005 елның 11 апреленнән 205 номерлы «Иректән мәхрүм итүгә хөкем ителгәннәрне тукландыруның һәм матди-көнкүреш тәэмин итүнең минималь нормалары турында, шулай ук җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең тикшерү изоляторларында булган шикләнелүчеләрне һәм гаепләнүчеләрне матди-көнкүреш тәэмин итүнең минималь нормалары турында, Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының һәм федераль саклылык хезмәтенең чик саклау органнарында вакытлыча тоту изоляторларында булган шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр, тыныч вакытта административ кулга алынган затларны тукландыру һәм матди-көнкүреш тәэмин итү нормалары турында» расланган карары нигезендә, 3 сәгатьтән артык вакытка тоткарланган кешеләр шушы ук туклану нормасы белән тәэмин ителә, бүтән җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең тикшерү изоляторларында, Россия Федерациясенең эчке эшләр органнарының һәм федераль саклык хезмәтенең чик буе органнарында вакытлыча тоту изоляторларында җинаять кылуда шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр, тыныч вакытта административ кулга алынган затлар кебек.
Туганнар яки документлары булган бүтән кешеләр, полиция бүлегенә килеп, сезгә ризык һәм иң кирәкле әйберләр (гигиена кирәк-яраклары) тапшыра алалар. Полиция хезмәткәре каршында тикшергәннән соң гына сез ул әйберләрне куллана алачаксыз. Якыннарыгыздан күбекле келәм һәм йоклау капчыгы сорарга кирәк булыр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы карары «Тоткарлау шартлары, азык-төлек стандартлары һәм Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында тоткарланган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турында Регламентны раслау», 20-нче пункты.
20. Тоткарланган кешеләр төп кирәк әйберләрне (гигиена чараларын), савыт-сабаны, карават тукымаларын һәм азык-төлекне туганнарыннан алырга хокуклы, я башка шәхесләре билгеләнгән кешеләрдән.
Тоткарларган кешеләргә тапшырылган әйберләр һәм азык-төлек полиция хезмәткәре тарафыннан тикшерелә һәм тапшыручы каршында тоткарланган кешегә бирелә. Әйберләрне һәм азык-төлекне тикшерү аларның зарарына һәм аларны максатчан кулланмаслык мөмкинлегенә китерергә тиеш түгел.
Тоткарланган кешегә иң кирәле предметлар белән куллану полиция хезмәткәре күзәтүе астында гына рөхсәт ителә. Кулланылганнан соң, бу предметлар бүтән әйберләр һәм тоткарланган кешедән алынган нәрсәләре белән бергә саклана, кулланылган шәхси гигиена предметлары һәм ашарга яраган вакыты чыккан ризыкны исәпкә алмаганда.
Кеше тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыручы яки җинаять коралы буларак кулланырга мөмкин әйберләрне, матдәләрне һәм азык-төлекне кабул итү һәм тапшыру тыела.
Полиция хезмәткәрләре тоткарланган кешеләрне, аларның соравы буенча, берешәрләп бәдрәфкә чыгарырга тиешләр.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы карары «Тоткарлау шартлары, азык-төлек стандартлары һәм Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында тоткарланган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турында Регламентны раслау», 19-нче пункты.
19. Тоткарланган кешеләрне табигый ихтыяҗлары өчен махсус бүлмәдән чыгару аларның соравы буенча башкарыла. Кешеләрнең бәдрәфкә баруы бер-бер артлы чиратлашып һәм полиция хезмәткәрләре озатуы белән башкарыла.
Карап тикшерү
Сезнең белән бер җенестә булган полиция хезмәткәре генә, ике (шулай ук сезнең җенестә булган) шаһитлар алдында гына, сезне карап тикшерә ала.
Эзләнү турында илтеп җиткерү беркетмәсендә яисә тоткарлау беркетмәсендә язма ясала, яки аерым беркетмә төзелә.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.7 статьясы «Шәхси карап тикшерү, кешенең үзендә булган шәхси әйберләрендә эзләнү»
1. Шәхси карап тикшерү, кешедә булган әйберләрдә эзләнү, ягъни структур бөтенлеген бозмый торган әйберләрне тикшерү, кирәк булган очракта административ хокук бозу коралларын я предметларын табу өчен үткәрелә.
2. Шәхси карап тикшерү һәм кешенең үзендә булган әйберләрендә эзләнү бу Кодексның 27.2, 27.3 статьяларында күрсәтелгән вазифасы булган хезмәткәрләр тарафыннан башкарыла.
3. Шәхси эзләнү тикшерелгән кеше белән бер җенестә булган ике шаһит катнашында һәм шулай ук бер җенестәге кеше тарафыннан үткәрелә. Кешенең үзендә булган әйберләрендә эзләнү (кул йөгендә, багажларында, ау һәм балык тоту коралларында һәм корбаннарында, һәм башка әйберләрдә) вәкаләтле түрәләр тарафыннан ике шаһит алдында яки видеога төшерү ярдәмендә үткәрелә.
4. Аерым очракларда, кешенең сугыш коралы яки сугыш коралы буларак кулланылган әйберләре бар дип ышандырырлык нигезләр булса, шәхси эзләнү яки кешенең әйберләрендә эзләнү шаһитсыз үткәрелә ала.
5. Кирәк булса, фотография һәм кинога төшерү, я башка материаль дәлилләрне билгеләнгән яздыру ысуллары кулланыла.
6. Шәхси карап тикшерү, әйберләрдә эзләнү турында беркетмә төзелә, яисә тапшыру беркетмәсендә яки административ тоткарлау беркетмәсендә тиешле язма ясала. Шәхси эзләнү турында беркетмәдә, кешедә булган әйберләрне тикшерү беркетмәсендә аны әзерләү көне һәм урыны, беркетмә төзегән кешенең хезмәт урыны, фамилиясе һәм инициаллары языла, шәхси карап тикшерүгә дучар булган кеше турында мәгълүмат, эзләнү вакытына үзе белән булган төр, әйбернең саны, һәм башка ачыклаучы мәгълүматлар, шул исәптән төре, бренды, моделе, калибры, сериясе, саны, коралның башка идентификацион үзенчәлекләре, коралның төре һәм саны, тикшерү вакытында табылган һәм алып барылган документларның төре һәм реквизитлары языла.
7. Шәхси карап тикшерү беркетмәләрендә, кешедә булган эйберләрдә эзләнү беркетмәләрендә фотографиягә һәм кинога төшерү турында һәм башка материаль дәлилләр теркәү ысуллары турында язма ясала. Шәхси карап тикшерү һәм кешедә булган әйберләрдә эзләнү вакытында алынган материаллар, шул исәптә фотографиягә һәм кинога төшерелгән материаллар, я башка ысул белән табылган материаль дәлилләр тиешле беркетмәгә кушыла.
Әгәр сездән әйберләрегез алынган булса
Өстә язылганча, полиция хезмәткәрләренең сездән әйберләрегезне тартып алырга хокуклары юк, хокук бозуга катнаш әйберләрдән тыш (листовкалар/ плакатлар һ.б.)
Бүлектән чыгып киткәндә сезгә барысын да кайтарырга тиешләр. Әгәр дә сез берәр нәрсәгезне тапмасагыз, урлау турында гаризаны шунда ук бирә аласыз.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы карары, Мәскәү шәһәрендәге «Шартлар, азык-төлек стандартлары һәм Россия Федерациясенең Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарында тоткарланган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турында Регламентны раслау», 8-нче пункты.
Полиция хезмәткәрләре тоткарланган кешеләрдән алынган әйберләрнең сакланышын тәэмин итәргә тиеш һәм тоткарланган кеше иреккә чыкканда аңа эйберләрен кире кайтарырга тиеш, хокук бозу коралларыннан я объектларыннан (сорау чишелгәнче), гражданнар әйләнешеннән алынган һәм эзләнгән әйберләреннән һәм ялган документлардан башка.
Полиция бүлегеннән азат ителгәч, сез полиция хезмәткәрләренең гамәлләренә зарлана аласыз — бу турыда инструкция монда.
Дактилоскопия һәм фотографиягә төшерү
Полиция хезмәткәрләре сезне дактилоскопия үтергә мәҗбүр итергә мөмкиннәр (бармак эзләрегезне алу) яки сезнең фотосурәтегезне төшереп алырга теләк белдерергә мөмкиннәр. Ризалашмагазыз, әгәр шәхесегез паспорт белән билгеләнгән икән. Бармак эзләрен алу яки кешене фотографиягә төшерү тик җинаять кылуда гаепләнелүче, я административ кулга алу турындагы суд карары чыккан очракта гына мөмкин. Шуңа күрә дактилоскопиядән баш тартырга курыкмагыз.
«Полиция турында» Федераль Законның 13-нче статьясы, 19-нчы пункты:
«Җинаять кылуда шикләнелү буенча тоткарланган, сак астына алынган, җинаять кылуда гаепләнгән, административ арестка тартылган яки бүтән сәбәпләр буенча тоткарланган кешене теркәргә, фотографиягә төшерергә, аудио-, кино- һәм видеога төшерергә, дактилоскопияне үткәрергә полиция хезмәткәрләре хокуклы (әгәр тоткарлауның билгеләнгән вакыт дәвамында бу кешенең шәхесе дөресләп билгеләнә алынмаган икән)».
«Россия Федерациясендә мәҗбүри дәүләт дактилоскопик теркәү» турындагы 1998-нче елның 25 июленнән (128 номерлы ФЗ) законның 9-нчы статьясының «ж» дигән пункты:
Мәҗбүри дәүләт дактилоскопик теркәүне үтәргә тиешле кешеләр: …>
ж) Россия Федерациясенең гражданнары, чит ил гражданнары һәм гражданлыксыз кешеләр, әгәр алар:
җинаять кылуда шикләнелгән, җинаять кылуда гаепләнгән, җинаять кылган өчен хөкемләнгән, административ кулга алуга тартылган икән;
административ хокук бозган икән һәм шәхесе башка рәвештә билгеләргә мөмкин булмаганда.
Документларны рәсмиләштерү
Сездән паспортларыгызны җыячаклар, күчермәсен тәкъдим итегез (сездә булса). Паспортыгыз үзегездә булмаса, туганнарыгыздан сезгә паспортыгызның фотографиясен җибәрүне сорагыз. Әгәр сездә хроник, психиатрия авырулары, инвалидлык бар икән, мөмкин кадәр тизрәк полиция хезмәткәренә бу фактны раслый торган документларны күрсәтегез.
Беркетмәләр
Полиция бүлегендә сезгә административ хокук бозу турында беркетмә төзеләчәк. Административ хокук бозу турындагы беркетмәдән башка тоткарлау беркетмәсе һәм илтеп җиткерү беркетмәсе төзелә ала (шулай ук төземәскә дә мөмкиннәр). Кайбервакыт берләштерелгән беркетмәләр дә төзелә — тоткарлау да, илтеп җиткерү турында да. Беркетмәдә билгеләнгән вакытны тикшерегез; дөрес булмаса, дөрес булырлык итеп төзәтергә сорагыз.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.2 статьясының 3-нче өлеше, «Илтеп җиткерү»
3. Илтеп җиткерү турында беркетмә төзелә, яисә административ хокук бозу турындагы беркетмәдә я административ тоткарлау турындагы беркетмәдә тиешле язма ясала. Илтеп җиткерелгән кешегә, ул сораса, беркетмә копиясе бирелә.
Беркетмә төзегәндә бик игътибарлы булыгыз. Күпчелек очракта, полиция хезмәткәрләре урамдагы акцияләрдә тоткарланган кешеләргә Административ хокук бозу турындагы кодексның 20.2-нче статьясының 5-нче өлешен кулланалар (иҗтимагый вакыга үткәрү өчен билгеләнгән тәртипне катнашучы тарафыннан бозу).
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 20.2 статьясының 5-нче өлеше «Җыелыш, митинг, демонстрация, йөреш я пикет үткәрүнең билгеләнгән тәртибен бозу»
Әлеге статьяның 6 өлешендә каралган очраклардан тыш, иҗтимагый вакыйгаларны, ягъни җыелышны, митингны, демонстрацияне, урам йөрешен яисә пикетларны уздыруның билгеләнгән тәртибен бозу ун меңнән егерме мең сумга кадәр күләмдә административ штраф яисә кырык сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр салуга китерә.
Административ хокук бозу турындагы кодексның 20.2-нче статьясының башка өлешләре дә кулланыла алалар (мәсәлән, 6.1-нче һәм 8-нче өлешен, кабат хокук бозган очракта). Полиция хезмәткәренә буйсынмау дигән статьясы (19.3), ковид тыюларын бозу дигән статьясы (20.6.1) да кулланыла ала. Бу статьяларда төрле җәзалар бар: 15 тәүлеккә кадәр кулга алу; кабат хокук бозган очракта — 30 тәүлеккә кадәр кулга алулары мөмкин.
Сары төс белән беркетмәнең иң мөһим урыннары билгеләнгән:
Сез полициягә үз эшегезнең һәм укуыгызның урынын, шулай ук чын яшәү урыныгызны әйтмәскә хокуклы. Әйтсәгез, полиция сезнең эш бирүчегезгә яки уку йортыгыз җитәкчесенә тоткарлавыгыз турында хәбәр итәргә мөмкин һәм сезнең кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин, я полиция өегезгә килә башлый ала.
Беркетмәнең буш урыннарына (бөтен озынлыкка) сызыклар куйсыннар дип таләп итегез, яисә үзегез куегыз.
Бернинди очракта да буш кәгазьләргә кул куймагыз!
Әгәр сезне тоткарлаган полиция хезмәткәрләренең фамилияләре беркетмәдә дөрес күрсәтелмәгән икән, бу хакта язма ясагыз һәм чын фамилияләрен языгыз (сез аларны белсәгез).
Әгәр сезгә хокукларыгызны һәм бурычларыгызны аңлатматканнар икән, беркетмәнең бу пунктына аның турында кул куймагыз. Сезгә хокукларыгызны аңлатмадылар дип язарга була, я бу фактка сылтап гел кул куймаска да була. Бу очракта полиция хезмәткәрләре моны беркетмәдә ике шаһит катнашында билгелиләр.
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.3 статьясының 5-нче өлеше, «Административ тоткарлау»
Тоткарланган кешегә аның бу Кодекс буенча булган хокуклары һәм бурычлары аңлатыла, һәм моның турында административ тоткарлау беркетмәсендә тиешле язма ясала.
Полиция хезмәткәрләре сезгә үз-үзегезгә һәм якыннарызга каршы шаһит булмау хокукыгызны аңлатырга тиеш (Конституциянең 51-нче статьясы буенча). Бу нык! мөһим! хокук! Ниндидер информация бирергә микән дип шикләнсәгез, сорауларга җавап бирмәү хокукыгызны кулланыгыз.
Россия Конституциясе, 51-нче статьясы.
1. Беркем дә үзенә, үз иренә я хатынына яисә якын туганнарына каршы шаһит булырга бурычлы түгел (якын туганнар даирәсен федераль закон билгели).
2. Федераль закон шаһит күрсәтмәләре бирү бурычыннан азат итүнең бүтән очракларын билгели ала.
Беркетмәгә кул куйганчы, аның күчермәсен таләп итегез. «Миңа күчермәсе бирелмәде» дип язып кул куйсагыз да була. Сез кул куюдан гел баш тартсагыз, полиция хезмәткәрләре шаһитләр чакыра алалар (шаһитләр моны теркәр өчен һәм беркетмәгә үзләре кул куяр өчен).
Үзегезнең күчермәгезне алгач, сез төп беркетмәгә көнен һәм вакытын язып кул куя аласыз.
Сезгә беркетмә күчермәсен биргәннән соң, беркетмәгә көнен һәм вакытын язып кул куегыз. Әгәр полиция хезмәткәре таләбегезне үтәмәгән һәм беркетмәнең буш урыннарын тутырмаган икән, беркетмәгә кул куйганчы анда моның турында язма ясагыз.
Һәм тагын: полиция хезмәткәрләренең игътибарын беркетмәдәге хаталарына юнәлтмәсәгез яхшырак. Мәсәлән, үз хокукларыгыз белән танышу беркетмәсенә кул куймаган булсагыз я полиция хезмәткәрләре фамилия, исем, ата исемегезне һәм шәхси мәгълүматыгызны язганда хата ясаган булсалар, эшне судта оту мөмкинлекләре арта.
Аңлатма
Сездән аңлатма язарга таләп итәргә мөмкиннәр. Мондый кәгазь төзү өчен законлы нигезләр юк. Күп очракта, аны хокук бозу урынында гел булмаган сорау алучы төзи. Аңлатмалар бирүдән баш тарта аласыз. Кәгазьдә вакыйгаларның үз версиягезне язсагыз да була.
Аңлатмаларыгыз күбрәк зыян китермәс микән дип шикләнсәгез, я сез яклаучыгыз белән әле киңәшләнмәгән булсагыз, Конституциянең 51-нче статьясын кулланыгыз (үзегезгә каршы шаһит булмаска рөхсәт иткән статьясын).
Россия Конституциясе, 51-нче статьясы.
1. Беркем дә үзенә, үз иренә я хатынына яисә якын туганнарына каршы шаһит булырга бурычлы түгел (якын туганнар даирәсен федераль закон билгели).
2. Федераль закон шаһит күрсәтмәләре бирү бурычыннан азат итүнең бүтән очракларын билгели ала.
Килү турында йөкләмә
Суд вакытын суд кына билгели ала. Сез, моңа таянып, килү турындагы йөкләмәгә кул куюдан баш тарта аласыз. Бәлки, полиция хезмәткәрләре формаль булмаган рәвештә үзара суд белән аралашырлар һәм суд килешер эшне йөкләмәдә язылган вакытта үткәрергә. Ләкин бу очракта да, сез суд утырышын күчерү турында мөрәҗәгать гаризасы язып сорый аласыз, әгәр билгеләнгән вакыт сезнең өчен уңайсыз икән. Ләкин сезнең мөрәҗәгать гаризасын нәкъ шул уңайсыз билгеләнгән көнне генә караячаклар. Һәрхәлдә, закон буенча суд сезгә чакыру кәгазе белән хәбәр итәргә тиеш. Гомумән, килү турындагы йөкләмәнең бернинди юридик көче юк. Шуңа күрә, аңа кул куйгач, аның турында гел онытырга да була.
СМС-хәбәрнамәгә килешү
Кайбервакыт суд утырышына яки полициягә килү турындагы СМС-хәбәрнамәгә кул куеп килешергә тәкъдим итәләр. Без килешмәскә киңәш итәбез, чөнки күп очракта хокук саклау органнары әлеге чараны артык кулланалар һәм чакыру көненә бер көн калганда СМС-хәбәрнамә җибәрәләр. Бу сәбәпле кеше суд утырышына (яки полициядәге әңгәмәгә) әзерләнә алмый һәм яклаучыны да таба алмый.
Бу килешүгә тик теркәлү урыныгызда яшәмәсәгез генә кул куярга була (беркем дә сезгә теге урынга килгән чакыру кәгазьләрен алып килә алмаса).
Бармак эзләрен бирүдән баш тарту
Әгәр сез бармак эзләрен бирүдән я фотографиягә төшүдән баш тарткансыз икән, сезне баш тарту дигән документны тутыруыгызны тәлап итергә мөмкиннәр. Югарыда язылганча, шәхесегез билгеләнгән булса, сез бу процедуралардан баш тартырга хокуклы. Шуңа күрә, мондый баш тарту язмасының хокукый көче юк — сез үзегез теләгәнчә кул куя аласыз, яисә куймыйсыз — үзегез ничек телисез.
Сорау алу
Полиция бүлегенә «митинг» җинаять эшләре буенча тоткарланган кешеләрдән сорау алу өчен тикшерүче килә ала. Тикшерүчене үзе белән таныштыруны сорагыз, аның мәгълүматларын язып куегыз.
Әгәр сезне шаһит буларак чакырганнар икән — закон буенча сезгә күрсәтмә бирүдән баш тартырга ярамый (Җинаять кодексы, 308 ст.). Ләкин сез җавап бирмәскә я онытырга хокуклы. Кайбер сораулардан соң Конституциянең 51-нче статьясын да куллана аласыз, әгәр бу җавап сезгә зыян китерә ала дип сизәсез икән. Әгәр сездән политик карашларыгыз/ фикерләрегез турында сорасалар, сез Конституциянең 29-нчы статьясының 3-нче өлешенә таянып ул сорауларга җавап бирмиче кала аласыз: «Беркем дә үз фикерләрен һәм карашларын белдерүгә мәҗбүр ителә алмый».
Сорау алуның нәтиҗәсе булып беркетмә төзелә — аны тикшереп чыгыгыз, буш урыннарына сызыклар куегыз.
Исегездә тотыгыз, сорау алынганнан соң шаһит дәрәҗәсеннән шикләнелүче һәм гаепләнүче дәрәҗәсенә кучәргә мөмкин икәнен.
Полиция тарафыннан теләсә нинди хокук бозулар булганда
Сез моны эшләргә хокуклы:
1) Полициянең кайнар линиясенә (112 дигән номерга) шалтыратып хокук бозу турында хәбәр итәргә (анда һәр сөйләшү [аудиога] языла).
2) Сезгә тәкъдим ителгән беркетмәнең «Аңлатмалар» дигән графасында булган хокук бозулары турында язарга. Язырга урын җитмәсә, тагын кәгазь сорагыз. Барлыгында ничә битләр булганын төп биттә язып куегыз.
3) Прокуратураның интернет кабул итү бүлмәсенә язарга.
4) Полиция хезмәткәренең гамәлләре яки тиешле шартлар булмау турында полиция дежур бүлегенә шикаять язарга. Бу шикаятьне фотографиягә төшереп КУСП дигән талон алырга кирәк.
5) Барлык хокук бозуларны теркәргә (мәсәлән, фото/видеога тошерергә, шаһитларның элемтәләрен алырга). Бу [гамәлләр] судта хокук бозулар булганлыгын исбатларга булышачак.
Сезнең бөтенегезгә (берничәгезгә) дә карата хокук бозу бертөрле булса (автозакта я полиция бүлегендә тиешле шартлар булмау яки яклаучыны кертмәү сыман), уртак акт төзергә була. Аның якынча эчтәлеге монда:
«Дата, вакыт:
Акт
Без, түбәндә кул куйган кешеләр, бу актны төзибез, чөнки без югарыда күрсәтелгән көнне тоткарланган булдык, һәм безне автозак белән ____ полиция бүлегенә илтеп җиткерделәр. [монда автозакта һәм полиция бүлегендә булган барлык хокук бозулар турында язасы, бүлекнең адресын һәм сез белгән полиция хезмәткәрләренең фамилияләрен язарга кирәк].
Фамилия, исем, ата исеме һәм имза
Фамилия, исем, ата исеме һәм имза».
Иң еш очраган хокук бозулары (исемлеге тулы түгел):
- сезне 3 сәгатьтән артык кулга алу статьясына кагылмаган сәбап буенча тоталар икән (Административ хокук бозу турындагы кодекс, 27.5), нык озак илтеп җиткерәләр һәм/яки полиция булеге янында автозакта тоталар икән
- [полиция хезмәткәре] үзе белән таныштырмаган һәм тоткарлау сәбәбен аңлатматкан икән
- сезгә янаганнар икән
- тоткарлаганда, сезне кыйнаганнар һәм җәрәхәтләгәннәр; шалтаратырга мөмкинлек бирмәгәннәр/ туганнырыгызга хәбәр итмәгәннәр (Административ хокук бозу турындагы кодексның 27.3 статьясының 3-нче өлеше); тартып алу беркетмәсе төземичә, шаһитсыз һәм видеога төшермичә шәхси әйберләр (шул исәптән кәрәзле телефон) тартып алганнар икән
- паспортыгызны тартып алганнар икән
- полиция булегендә фотография ясарга рөхсәт итмиләр икән
- сезне фотографиягә тәшергәннәр я дактилоскопия үткәргәннәр икән («Полиция турындагы» законның 13-нче статьясының 19-нчы пункты буенча, моны сезнең ризалыктан башка эшләргә ярамый)
- яклаучыгызны кертмәгәннәр икән (бу Конституциянең 48-нче статьясын боза)
- ненадлежащие условия в автозаке (держат в душном автозаке несколько часов, нет сидячих мест в автозаке)
- автозакта шартлар тиешле түгел икән (сезне бөркү автозакта берничә сәгать буена тоталар, автозакта утыру урыннар юк)
- полиция бүлегендә шартлар тиешле түгел икән ([туганнардан яки бүтән, шәхесләре ачыкланган, кешеләрдән җибәрелгән] әйберләрне тоткарланган кеше тапшырмыйлар, 3 сәгатьтән артык су/ашамлык бирмиләр, басып торырга я идәндә утырырга мәҗбүр итәләр, бәдрәфкә барырга мөмкинлек бирмиләр һ. б.)
- полиция хезмәткәрләре санитар нормаларны сакламыйлар: маска һәм перчатка кимиләр, [бүлектә] антисептиклар һәм социаль билгеләнеш юк
Полиция бүлегеннән чыккач, беренче мөмкинлек булганда ук безгә языгыз — без сезгә бу бозулар турында шикаять төзергә ярдәм итәчәкбез.
Полициядә уткән төн
Полиция бүлегендә сезне судка кадәр калдыра алалар, ләкин 48 сәгатьтән озаграк тота алмыйлар, әгәр сез административ кулга ала торган хокук бозуда гаепләнсәгез.
Сезне төнгә калдыру өчен иң еш ысул — Административ хокук бозу турындагы кодексның 20.2 «митинг» статьясын куллану (ул, мәсәлән 6.1 өлеше, административ кулга алу куллана).
6.1. Тереклек тәэмин иткән объектлар функцияләренә, транспорт я социаль инфраструктурага, элемтәгә зыян китергән, җәяүлеләр һәм (яисә) транспортлар хәрәкәтен боза торган, яисә гражданнарның торак урыннарына я транспорт / социаль инфраструктура объектларына керергә комачаулаган санкцияләнмәгән җыелыш, митинг, демонстрация, урам йөреше я пикет сыман гамәлләрдә катнашкан өчен гражданнарга ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр административ штраф салына ала, яки йөз сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә чыгалар тиеш булалар, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алыналар; вазыйфаи затларга — илле мең сумнан йөз мең сумга кадәр штраф салына, юридик затларга — ике йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр.
Тагын бүтән ысул — Административ хокук бозу турындагы кодексның 19.3 статьясы:
«Полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмау», Административ хокук бозу турындагы кодексның 19.3 статьясы
Полиция хезмәткәренең, хәрби хезмәткәрнең, җинаять-үтәтү системасы органы я учреждениесе хезмәткәренең, яисә Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләре хезмәткәренең законлы боерыкларына буйсынмаган өчен (ә бу хезмәткәрләр җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать саклыгын тәэмин итү бурычларын үтәгәндә), шулай ук аларның хезмәт бурычларын үтәүгә каршы тору өчен, биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр штраф салына яисә унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу кулланыла.
2018 елның июнендә Югары суд аңлатканчы, җәмәгать чараларында катнашкан өчен тоткарланган кешеләрне КоАП 19.3 статьясы буенча җаваплылыкка тартырга ярамый («Полиция хезмәткәренең законлы боерыгына буйсынмау» дигән статьясы): бу гамәлләр КоАПның 20.2 статьясының 5-нче өлеше астына эләгә, ул кулга алуга китерми.
Полиция хезмәткәрләренең игътибарын моңа юнәлтергә тырышыгыз, ләкин Югары судның аңлатмалары аларга тәэсир итәчәк дип көтмәгез. Һәрхәлдә, тыныч булып калырга һәм конфликтлы ситуацияләр тудырмаска мөһим.
Россия Федерациясе Югары суды Пленумы 2018 елның 26 июненнән 28 номерлы карары, 33-нче пункты.
Җәмәгать акциясендә катнашучы, билгеләнгән хакимият вәкилләренең законлы таләпләренә яисә боерыкларына буйсынмаса, шулай ук аларның хезмәт бурычларын үтәүгә каршы торса (тегеләр җәмәгать тәртибен саклау, җәмәгать саклыгын тәэмин итү һәм җәмәгать акцияләрен үткәрү вакытында законлыкны саклау бурычларын үтәгәндә), [әлеге очракта] Россия Федерациясенең административ хокук бозу турындагы кодексының 20.2 статьясының 5-нче өлеше кулланыла ([чөнки] ул Россия Федерациясенең административ хокук бозу турындагы кодексының 19.3 статьясы 1-нче өлешенә карата махсус санала).
Сирәк кенә урамдагы акцияләрдә тоткарланган кешеләр вак хулиганлыкта гаепләнәләр. Шул сәбәпле сезне полициядә өч сәгатьтән артык тота алалар (КоАП 20.1 статьясы).
Административ хокук бозу турындагы кодекс, 20.2 статьясы, 6.1 өлеше.
1. Вак хулиганлык, ягъни җәмгыятькә ачыктан-ачык ихтирамсызлык күрсәткән җәмәгать тәртибен бозу (мәсәлән, җәмәгать урыннарында сүгенү, гражданнарны хурлау, мыскыл итеп гражданнарга бәйләнү, шулай ук чит милекне юк итү яки зарарлау), административ штрафка яки кулга алуга китерә ала: бу административ штраф биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр була ала, административ кулга алу унбиш тәүлеккә кадәр дәвам итә ала.
Югарыда күрсәткәнчә, тоткарлау өч сәгатьтән артык булса, сезне ашамлык, су һәм куну урыны белән тәэмин итәргә тиешләр. Гомуми кагыйдә буенча, ашамлык кайнар булырга тиеш (РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы Карары 21-22 пунктлары буенча). Кагыйдә буларак, кайнар су салырга кирәк булган тиз пешерү боламыгы бирелә.
(Спартанча уңайлыкларга әзер булыгыз; ә ашамлык бөтенләй дә бирмәскә мөмкиннәр).
Әгәр сезне административ тоткарланган кешеләр өчен камерага (КАЗ, «обезьянникка») утыртмакчы булалар икән, полиция хезмәткәрләре сезне башта чирләрегез турында сорарга тиешләр. Сораштыру нәтиҗәләре тоткарлау турындагы беркетмәгә язып кертелергә тиеш.
РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарында тоткарланган кешеләрне матди карау шартлары, тукландыру нормалары һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Карары, 5-нче пункты.
5. Тоткарланган кешене махсус бүлмәгә керткәнче, полиция хезмәткәре аны хроник чирләре һәм сәламәтлек торышы турында шикаятьләрен сораштыра. Сораштыру нәтиҗәләре тоткарлау турындагы беркетмәгә кертелә.
КАЗларда төрле җенесле кешеләр аерым булырга тиеш, шулай ук балигъ булган кешеләр балигъ булмаганнардан аерым, сәләмәт кешеләр йогышлы авыру билгеләре булганнаннардан аерым тотыларга тиеш.
РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарында тоткарланган кешеләрне матди карап тору шартлары, тукландыру нормалары һәм аларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау хакында» Карары, 14-нче пункты.
14. Махсус бүлмәдә аерым тотыласы затлар:
ир-ат һәм хатын-кыз җенесенең затлары;
балигъ булмаган һәм балигъ булган затлар;
йогышлы авырулар билгеләре булган затлар.
«Обезьянникка» сәламәтлек торышы «уртача авырлык» яки «авыр» дип билгеләргә мөмкин булган чирле яки җәрәхәтле кешеләрне, шулай ук уртача һәм авыр дәрәҗәдәге диабетлы кешеләрне һәм корсаклы хатын-кызларны урнаштырырга ярамый (РФ Хөкүмәте 2012 елның 16 апреленнән 301 номерлы Карары, 15-нче пункты буенча).
Әгәр сезнең яки бүтән тоткарланган кешенең сәламәтлек белән мондый проблемалар бар икән, моны белешмә яки медицина бәяләмәсе белән дәлилләргә кирәк. Кәгазьләр үзегездә булмаса, ашыгыч ярдәм чакырырга таләп итегез — табиблар чирне раслый алалар.