Yзеңне ничек якларга?

Без бу битне һәм аның хокукый инструкцияләрне Россия республикаларының һәм элеккеге СССР илләренең 18 милли телленә тәрҗемә иттек. Без һәркемнең үз хокукларын яклау турында мәгълүматны туган телендә укырга хокукы бар дип ышанабыз. Киләчәктә без тагын да күбрәк инструкцияләрне тагын да күбрәк телләргә тәрҗемә итәргә телибез. Әгәр сезнең өчен бу мөһим булып тоелса, зинһар, безгә булышлык күрсәтегез безнең эшне хуплагыз — бу безгә тәрҗемәчеләрнең хезмәтен капларга ярдәм итәчәк. Яисә волонтер булыгыз: моның өчен безнең волонтер ботын ачарга, анда /start төймәсенә басарга һәм анкета тутырырга кирәк.

Булышлык курсәтy 

Волонтер булу

Без сәяси эзәрлекләү куркынычы янау һәм аның начар нәтиҗәләрен киметугә ярдәм итүче инструкцияләр һәм хезмәт курсәтy алымнар җыйдык. Әгәр дә сорауларыгыз яки искәрмәләрегез булса, безгә [email protected] почтасына языгыз.

Проект турында

ОВД-Инфо — ул бәйсез мәгълүмати хокук яклау проекты. Аның максаты — Россиядә сәяси сәбәпләр буенча эзәрлекләүләрне тулысынча туктату.

Моның өчен без протест акцияләрендә тоткарлаулар һәм сәяси репрессияләрнең башка очраклары турында мәгълүмат җыеп бастырып чыгарабыз, тоткарланучыларга юридик ярдәм күрсәтәбез, кеше хокуклары һәм ирекләре өлкәсендә системалы үзгәрешләр өстендә эшлибез.

Сәяси сәбәпләр белән бәйле тоткарлаулар, эштәнкуу очраклары, сорау алулар, тентүләр һәм кулга алулар Россиядә көн саен диярлек. Болар белән паркларны яклаучылар, ерак юл йөртүчеләр, алданган өлешчеләр, коррупциягә каршы көрәшүчеләр, сайлаучылар, сәясәтчеләр, гражданлык активистлары һәм очраклы кешеләр очраша. 2022 елда репрессияләр сугышка каршы чыгучыларга да кагылды.

Әгәр сезне урам акциясендә тоткарлыйлар икән, сәяси карашларыгыз яки сугышка каршы позициягез өчен эзәрлеклиләр икән — ОВД-Инфоның хокукый ботына языгыз яисә безгә 8 800 707-05-28 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратыгыз.

Әгәр сез ОВД-Инфо белән адвокат яки җәмәгать яклаучысы булып хезмәттәшлек итергә телисез икән, зинһар, анкета тутырыгыз. Әгәр сезнең адвокат статусыгыз яки судларда зур яклау тәҗрибәгез булмаса, безнең  җәмәгать яклаучысы курсын үтәргә киңәш итәбез.

Хокукый инструкцияләр